Результаты поиска
- Хәзер инде эшнең ничегрәк булганын күз алдына китерүе дә читен түгел: авылдан кайткач, минем беренче көнне үк сөйләгән сүзләремне Хафаза, ачыгавыз, аны-моны уйламыйча Басыйрга әйткәләгән булырга тиеш. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Шуннан соң Хафазаны Перов бүлмәсенә чакырып алганнар да минем хакта бөтен белгәнен сөйләргә кушканнардыр. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Бала түгел бит инде, яраткан кешесенә нинди зарар, нинди бәхетсезлек китерүен әзрәк чамаларга тиеш иде ләбаса! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Кылган әшәкелеген эченә яшереп, соңгы көннәргә кадәр диярлек минем яныма килеп йөрде, минем тезләремдә утырды һәм читләтеп кенә булса да бер сүз әйтмәде! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Бер яшь, куркак кызны яраткан егете өстеннән әләкләргә, яраткан егетенә яла ягарга мәҗбүр иттеләр. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ләкин бүген ул эштә, хәзер генә аның янына бару да, сөйләшү дә һич мөмкин түгел. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- ) Моның өчен шарты да туры килә, сылтавы да табыла: менә берәү (ягъни, мин) авылына барып кайткан: кайткач, колхоз турында ярамаган сүзләр сөйләгән. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Инде андый эш таба алмасам, университет китапханәсенә барып, шунда сәгатьләр буенча утыра идем. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ике малай актыгы такта кисәгенә чыра кадаган «көймәләрен» абынасөртенә агызып маташалар. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Күрше йортның кояшка караган баскычына зур бер ала песи кырын сузылып яткан — җылыкай рәхәттән тәмам мәлҗерәгән, юньсез, шул тирәдә чыр-чу килгән чыпчыкларда да гаме юк. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН